Кеше бәхете (эзләнү-тикшеренү эше)
Кеше бәхете... Бәхетле кеше... Бу сүзләрдә никадәр мәгънә һәм фәлсәфә бар... Нәрсә соң ул кеше бәхете? Бәхетле кеше нинди була? Бу сорауларга һәркем үзе генә җавап бирә ала. Әлеге сорауларны кешеләр бик борынгы заманнарда ук үз-үзләренә биргәннәр. Бүген дә бирәләр. Тик мин хәтта киләчәктә дә бу сорауга бер сүз белән генә җавап биреп булмас дип уйлыйм. Шуңа күрәдер инде, борынгылар әйтмешли, һәр кеше үзенчә бәхетле, һәр кешенең үз бәхетсезлеге дигән сүзләрдә без белергә теләгән фәлсәфи мәгънә ята. Ләкин, шулай булса да, мин үзем бәхетле дип санаган кешеләрнең нилектән бәхетле булуларының уртак сәбәпләренә үземчә төшенеп карарга телим. Мондый кешеләр үз халкының мохитында туып-үсеп, аның игелекле тәрбиясен алган, бу изге бурычны халыкка кайтару юлында, милләт мәнфәгате өчен армый-талмый хезмәт итә торган мөхтәрәм затлар була. Халык шундый уллары белән горурлана. Халык шундый ул-кызлары белән көчле була. Вакыты җиткәч, халык андый улларын зурлый, аларны зур дәрәҗәләргә, дан шөһрәтләргә лаек дип саный. Замандашларыбыз арасында андый шәхесләр аз түгел.
Минем сүзем шундый затларның берсе – талантлы һәм тәҗрибәле укытучы, бистәбезнең сугыш ветераны, хәзерге көндә Су-Джок терапия буенча кешеләрне дәвалаучы – Хамидуллин Габит Шарифуллович турында.