Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиевнең котлау сүзе
Укытучылар көне башка һөнәри бәйрәмнәргә охшамаган. Ул барыбызга да кадерле. Безнең һәркайсыбызның тормышында үзенең беренче сентябре булган, һәркем үзенең беренче укытучысын хәтерли.
Бүген мин мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең һәркайсын сәламлим һәм аларның җиңел булмаган күркәм хезмәтенә рәхмәтемне белдерәм.
Безнең мөгаллимнәр, Бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурсларда катнашып, үзләренең югары һөнәри осталыкка ия һәм Татарстанның гына түгел, ә Россиянең мәгариф өлкәсенә сизелерлек өлеш кертергә әзер булуларын раслады. “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектында җиңү яулаган 289 укытучы-новатор быел 100 мең сум күләмендәге Россия премиясе белән билгеләп үтелде.
Безнең педагоглар федераль дәрәҗәдәге күп кенә абруйлы конкурсларда җиңү яулады һәм алар Бөтероссия күләмендәге, Халыкара олимпиадаларда призлы урыннарга лаек булучы, республикабызга дан китерүче укучылар тәрбияли.
Мөгаллимнәр өчен укучыларының мәхәббәте һәм хөрмәте - иң кадерлесе. Алар намуслы һәм яхшы кешеләр булып үсеп җитеп, хезмәтләре үз җимешләрен китерә башласа – бу сезнең дә зур җиңүегез.
Хөрмәтле коллегалар!
Бу искиткеч бәйрәмдә мин чын күңелемнән Сезгә зур түземлелек, сәламәтлек, оптимизм, иҗади уңышлар, күкләрегезнең һәрвакыт аяз булуын теләп калам. Безнең киләчәк буын – яшьләргә армый-талмый хезмәт итүегез өчен алдыгызда баш иям.
ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев