5 нче сыйныф өчен әдәбияттан календарь-тематик план (рус төркеме)
Календарь – тематик планлаштыру, Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-VII сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы”на (төзүче-авторлары: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова, Э.Х. Гыйзәтуллина, Г.Г. Мулласалихова. – Казан, 2014) нигезләнеп төзелде.
Дәреслек: «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 5 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.
Өстәмә әдәбият: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүчеукытучылар өчен методик әсбап. 5 нче с-ф. /Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова, Л.М. Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр. 2015.
Белемнәрне үзләштерүнең шәхси, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар әдәбиятының дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар әдәбияты, әдәбият тарихы, теориясе белән танышу, өйрәнү башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
5 нче сыйныфны төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар әдәбиятына, әдипләр иҗатына карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
- текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
- “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
5 нче сыйныф өчен әдәбияттан календарь-тематик план (рус төркеме) | 76.7 KB |