"Әдәби җәүһәрләр" бәйге-викторинасы Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга чакыра
Хөрмәтле кулланучылар, татар әдәбияты белән даими кызыксынучы дусларыбыз! Шулай ук, татар әдәбияты белән әлегә кызыксынмаган, әмма, бераз татарча китаплар укыгач, татар әдәбияты белән киләчәктә кызыксынып китәчәк дусларыбыз! :)
"Әдәби җәүһәрләр" бәйге-викторинасының ноябрь ае кайсы татар шәхесенә багышланачагын игълан итәр вакыт җитте. Татарстан Язучылар берлеге белән киңәшләшеп без ноябрь аенда сезне татар классик драматургиясенең күренекле вәкиле Мирхәйдәр Фәйзи белән якыннанрак танышырга чакырырга булдык.
Ноябрь ае дәвамында без Белем.ру порталының Ресурслар бүлегендә күренекле драматургка багышланган мәгълүматлар урнаштыра барабыз. Әлбәттә, викторинада җиңеп чыгу өчен бу гына аз булачак. Беренчелекне алу өчен хәзердән үк китапханәгә юл тотып Мирхәйдәр Фәйзи турында күбрәк мәгълүмат эзләргә, аның әсәрләре белән танышырга чакырабыз.
Бәйге Россия күләмендә үткәрелә, әлеге викторинабызда ай ахырында Оренбург ягында яшәүче татарлар да күпләп кушылырлар, дип ышанып калабыз.
Үзебезнең күренекле шәхесләребезне, аларның иҗатын яхшы белик һәм саклыйк, дуслар!