Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек башланды
БДИ һәм БРИны оештыруда җаваплы мәгариф идарәсенең муниципаль органнары вәкиләре агымдагы айның беренче көнендә республикакүләм семинар-киңәшмәгә җыелды. Биредә 2008 елда уздырылган Бердәм дәүләт имтиханына һәм Бердәм республика имтиханына нәтиҗәләр ясалды, киләсе 2008-2009 уку елына БДИ һәм БРИ уздыруны оешытыруда төп максатлар ачыкланда. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының белем сыйфатын бәяләү бүлеге белгечләре, республикабызның барлык 48 муниципаль районыннан БДИ һә БРИ үткәрүдә җаваплы муниципаль координаторлар катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде:
- Татарстан Республикасында узган Бердәм дәүләт имтиханы һәм Бердәм республика имтиханының 2008 елгы нәтиҗәләре;
- Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә нигезләнеп белем бирү процессы белән идарә итү һ.б.
Семинарның барлык катнашучыларына да норматив-хокукый документлар пакеты, Татарстан Республикасында Бердәм дәүләт һәм Бердәм республика имтиханнарын әзерләү һәм уздыру план-графигы, “Бердәм дәүләт имтиханы сорау һәм җавапларда” исемле брошюра һәм төрле предметлар буенча татар телендә методик әсбаплар таратылды.