Украина югары уку йортларында ташламалар бетерелгән
Украина Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына керүчеләр өчен барлык ташламаларны да юкка чыгарды. Хәзер абитуриентларның бары бер генә төр категориясе - 18-23 яшьтәге ятим балалар гына уку йортына конкурстан тыш укырга керә алачак. Калган бар кеше гомуми нигездә һәм Украинада мәҗбүри саналган бәйсез тышкы тест үтеп укырга алыначак. Соңгысы Россиядә кертелгән Бердәм дәүләт имтиханын хәтерләтә.
Украина Мәгариф һәм фән министры Иван Вакарчук сүзләренә караганда, теге яки бу югары уку йорты уздырган әзерлек курсларына йөргән абитуриентлар өчен ташламалар бетерелә. “Теләсә кайсы югары уку йорты әзерлек курсын оештырып җибәрергә һәм абитуриентларны имтиханнар бирергә әзерли ала. Ләкин бу укучылар ташламаларга ия булмаячак”, - диде министр.
Агымдагы ел башыннан Украина югары уку йортларына укырга теләк белдерүчеләр мәҗбүри тышкы тест үтә. Моңарчы берничә ел дәвамында бу сынау факультатив рәвештә генә кулланылган була. Күп кенә белгечләр фикеренчә, тестларда хаталар күп, шуңа да ул абитуриентның белемен объектив бәяләр дәрәҗәдә түгел.
Чыганак: window.edu.ru