«Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясенә гаризалар кабул ителә
21 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
“Ялкын” журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар һәм рус телләрендә әкият, хикәя, повесть, роман язучы һәм язарга теләүче яшьләрне «Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясендә катнашырга чакыра!
Конкурста проза жанрларында иҗат итүче (әкият, хикәя, повесть, роман һ.б. язучы) мәктәп укучылары һәм 1-3 курс студентлары катнаша ала.
- I этап: 17 октябрь – 18 декабрь, 2016 ел: иҗади эшләр «Ялкын» журналы сайтында http://yalkyn.com/ кабул ителә.
- II этап: 18-29 декабрь, 2016 ел: текстлар II турга остазлар тарафыннан һәм сайтта тавыш бирү юлы белән сайлап алына. Беренче этапта катнашкан барлык авторларга да катнашу турындагы сертификат тапшырыла. II турга үтүчеләр исемлеге «Ялкын» журналы сайтында http://yalkyn.com/ 2016 елның 30 декабрендә урнаштырыла.
- III этап: 15 гыйнвар, 2017 ел: II турга үткән катнашучылар Казанга килеп, остазлардан мастер-класс ала, командалары белән таныша, төркемнәргә бүленеп, проза әсәре язалар. Шул эшләр нигезендә III турга үтүчеләр исемлеге төзелә. Исемлек журнал сайтында http://yalkyn.com/ 2017 елның 16 гыйнварында урнаштырыла.
- IV этап: 16 гыйнвар – 4 февраль, 2017 ел: III тур катнашучылары лабораториянең йомгак эшен – күләмле проза әсәре әзерли, 2017 елның 1-5 февралендә иҗади эш остазлар җитәкчелегендә бара.
Җиңүчене билгеләү һәм бүләкләү – 5 февраль, 2017 ел.
Бәйге турында тулы мәгълүмат алу һәм гариза юллау өчен "Ялкын" журналы сайтының "Үз юлым - Своя строка" бәйгесе битенә күчегез.
Фотогалерея: