"Илһамият" бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә
21 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Хөрмәтле порталыбыз кулланучылары!
"Илһамият" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып киткәнен сезгә инде хәбәр иткән идек. Тагын 10 көннән - 31 нче октябрь көнне бәйгегә гаризалар кабул итү инде тәмамланачак. 11-12 ноябрь көннәрне исә Казан шәһәренең Оренбург трактында урнашкан Мәдәният институтында бәйгенең финал өлеше үткәрелә.
Бәйгенең төп оештыручылары - Казан дәүләт Мәдәният институтының театр факультеты һәм Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге Татар театр эстрадасы кафедрасы.
Бәйге турында тулы мәгълүматны бәйгенең нигезләмәсеннән алырга мөмкин.