“Россия ел укытучысы -2008” иртәгә билгеле булачак
2 Oct, 2008 Сылу 0
М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Фундаменталь китапханәсе Зур залында иртәгә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узачак.
Биредә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм “Россия ел укытучысы - 2008” бәйгесенең Зур жюри Рәисе В.А. Садовничий укытучылар өчен дәрәҗәле саналган ярышның абсолют җиңүчесе исемен әйтәчәк. Бүләкләү церемониясенә “Россия ел укытучысы - 2008” бәйгесенең 15 номинанты һәм Россия регионнарыннан иң яхшы педагоглар да чакырулы.
Чыганак: www.mon.gov.ru