Үзбәкстан татарлары Әтнәдә шагыйрь Сибгат Хәким музеена сәяхәт кылды
Бүген Әтнә районының Күлле Киме урта мәктәбенең бер почмагында урнашкан якташ шагыйребез Сибгат ага Хәким музеена бер төркем, ике дистәгә якын кунак – Үзбәкстан татарлары, Үзбәкстаннын атказанган җырчылары, сәнгать эшлеклеләре кайтты, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы.
"Музей белән танышырга кемнәр генә кайтмады, тик әле Сибгат абый янына Үзбәкстан кунакларының кайтканы юк иде. Күрсәтәсе, кайтарасы иде Сибгат абыйны бүген, күрсен иде бер...”, – дип каршы алды кунакларны Сибгат Хәкимнең авылдашы, шагыйрьнең үзе исәнендә музейга экспонатларны җыя башлаган, оешкач музейның хуҗасы, бүгенге көнгә кадәр аның алыштыргысыз җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева. Артык зур булмаган, әмма экспонатларга бай булган музей кунакларның игътибарын шул дәрәҗәдә җәлеп итте, Луиза апа сөйли башлаганчы үзләре карый башладылар, шагыйрь тәрбияләнеп үскән йорт җиһазларын аеруча кызыксындырды, тотып-тотып карадылар.
"Сибгат абый – татар халкының бөек шагыйре, үткен телле публицисты, тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе. Менә шушы Татарстан Республикасының мари белән чиктәш Күлле Киме авылында дөньяга килеп, 7 класс белем ала. Һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылыннан аерылмады. Кимене бик яратты. “Авылда чәчәкләрнең дә теле бар”, – дип язды шагыйрь. Безнең гаиләнең дусты иде, гел аралашып тордык. Шагыйрьгә 70 яшь тулган көннәрдә, 1981 елның 26 нчы гыйнварында ачылды музей...", – дип, Луиза апа сөйли башлауга кунакларлар аның тирәсенә җыйналдылар һәм шуннан бер генә минутка дә аның яныннан китмәделәр.
Тын алырга куркып, зур игътибар белән тыңладылар, ә шагыйрьнең дусты сөйләде дә сөйләде. Музейда талгын гына, бер дулкында милли аһәң яңгырады, әйтерсең, Сибгат ага үзе кайтып шигырь укый. Үзе исәнендә авылдашлары көтеп алып, шигырь укыта торган булганнар аңа. “Радиоузеллар эшләгән вакыт, халыкны тыңлап, шигырь укый иде ул, халыктан бер дә аерылмады... милләте өчен борчылды, “Европаның сәхнәләренә чыксын иде минем милләтемнең дә балалары, яңгырасын иде татар гармуны”, дип тә язды. Чыкты, бөтендөнья сәхнәсенә чыкты татар милләтенең егет-кызлары, менә сез сәхнә кешеләре, кул сызымы ераклыкта гына аралашабыз. Татар шагыйренең шигырьләрен тыңлыйсыз...” – тагын шигырь. Ташкент радиосында тапшырулар алып баручы, Татарстанда консерватория тәмамлап киткән Раушан Маняпова түзмәде, торып Сибгат ага сүзләренә язылган җырны җырлый башлады.
Концерт – бәйрәм өлеше Әтнә техникумы бинасында дәвам итте, дип яза җирле мәгълүмат сайты.