Бүген Татарстанда мәктәп линейкасы вакытында 14 яшьлек малай үлгән
18 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген Яшел Үзән районының Норлат авылында мәктәп линейкасы барганда 14 яшьлек үсмер малай аңын югалтып егылган. Реанимация чаралары ярдәм итә алмаган, бала үлеп киткән, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.
Ашыгыч ярдәм бик тиз чакырылса да, мәктәп фельдшеры тиешле реанимация чараларын үткәрсә дә, баланы коткарып кала алмаганнар.
Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе бу хәлнең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Тикшерүче тарафыннан суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Хокук саклау хезмәткәрләре сыйныфташларыннан, дусларыннан, укытучылардан әлеге бала турында сораштыралар.