Ир-ат укытучылар кирәк
Бөекбритания белгечләре үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә шул мәгълүм була: мәгариф оешмаларында укучы малайларны ир-ат укытучылар тәрбияләсә, малайлар мәктәп программасын яхшырак үзләштерә икән. Сораштыруда катнашкан 1000 ир-атның 48 проценты башлангыч сыйныфта яхшы укыган.
Аларның тәрбиячеләре - ир-атлар була. Тагын 35 проценты фикеренчә, ир-ат укытучылар аларга яхшырак укырга стимул биргән, аларга үрнәк булган. Ә 22 проценты санавынча, нәкъ менә ир-ат укытучылар аларда үз-үзләренә, үз мөмкинлекләренә ышанычын арттыра.
Чит илдә генә түгел Россиядә, Татарстанда да ир-ат мөгаллимнәр саны бик аз. Югары уку йортларын бетергән яшь Ир-ат белгечләл мәгариф оешмаларына укытырга бөтенләй килми. Ә алар мәктәпләргә бик кирәк. Тикшеренүләр буенча, ир-ат укытучы аеруча тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны укытуда кирәк. Психологлар да бу фикерне куәтли. Бу очракта укытучы малай өчен бердәнбер үрнәк була.
Чыганак: window.edu.ru