Россиядә ятим балалар саны кими
11 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Россиядә ятим балалар саны кими, ә ә тәрбиягә бала алучы гаиләләр арта бара. Илнең җаваплы җитәкчеләре фикеренчә, бу - гаилә уңайлыкларын стимуллаштыру буенча башкарылган уңышлы сәясәт күрсәткечләре.
Саннарга күз салсак, 2012 елда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 120 меңләп бала исәптә торган. Бүген исә федераль банк мәгълүматлары ятимнәрнең саны 62 мең генә булуы хакында сөйли.
Бүген Россиядә тәрбиягә бала алган 90 мең гаилә бар, аларда 148 меңнән артык бала тәрбияләнә.