"Белем җәүһәрләре" финалистларын бүләкләү тантанасы көне билгеле булды
9 Oct, 2016 Раил Гатауллин 1
Чыганак:
VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелү датасын хәбәр итте. Тантана 2 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында үткәреләчәк. Тантана 11:00 сәгатьтә башлана.
Тантанага бәйгенең финалистларын, жюри әгъзаларын, узган еллардагы җиңүчеләрне, матбугат һәм телевидение хезмәткәрләрен һәм татар интернеты белән даими кызыксынган татнетчылар чакырулы!
Фикерләр
Раил Гатауллин
15 Октябрь, 2016 - 00:46
Permalink
Тантанага рәсми чакыру хаты
Дуслар!
Мәгариф министрлыгының тантанага рәсми чакыру хаты белән http://konkurs.belem.ru/node/538 адресы буенча танышырга мөмкин.
Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин
Ихтирам белән, Раил Гатауллин