Белем.ру порталында яңа ресурслар - ошаган ресурс өчен тавыш бирәбез!
5 Oct, 2016 Раил Гатауллин 0
Порталыбызның хөрмәтле кулланучылары!
Сентябрь аенда Белем.ру порталының Ресурслар бүлегендә сездән кабул ителеп сигез яңа электрон белем бирү ресурсы урнаштырылган. Алар арасында кечкенә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, дәрес үткәрү өчен дә, гомуми белем күтәрү өчен дә файдалы ресурслар бар.
Һәм "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе кысаларында сезне әлеге ресурслар белән танышырга һәм ошаган ресурс өчен тавыш бирергә чакырабыз. Тавыш бирү 2 атна дәвамында барачак, ошаган ресурс өчен һәр көн 1 тапкыр тавыш бирергә рөхсәт ителә.
Айның иң яхшы ресурсы исеменә лаек булган ресурс авторын махсус сертификат һәм Г.Камал театрына 2 кешелек чакыру билеты көтәчәк.