Астрономияне мәктәпкә икенче чит тел хисабына укытачаклар
Элегрәк астрономияне мәктәпләргә кайтару турында тәкъдим иткән яңа мәгариф министры Ольга Васильева астрономия өчен сәгатьләрне кайдан аласын әйтте. Әлеге фән икенче чит тел сәгатьләре хисабына укытылырга мөмкин. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасына биргән интервьюсында белдерә.
Министр фикеренчә, 250 сәгать бирелүче чит телне факультатив рәвештә укып өйрәнеп була. Элегрәк Васильева, министр булып сайланган вакытта, астрономия өчен сәгатьләрне кайдан аласын әйтмәгән иде.
«Әлеге фәнгә бер сәгать кайдан алырга? Җавап бирәм. Безнең икенче чит телгә 250 сәгать бар. Икенче чит тел, әгәр дә бу мәктәп телләр өйрәнә тоган махсус мәктәп булмаса, профанация бу. Бездә бер чит телне әле әйбәт укытсыннар, ике сәгатьне: берсен 10нчы сыйныфтан, икенчесен 11нче сыйныфтан курыкмыйча алырга була. Икенче, өченче чит телләрне, факультатив рәвештә өйрәнергә була, әмма аны мәктәптән чыкканда кулланырлык булсын», — дип белдергән Ольга Васильева интервьюда.