Республика мәгариф хезмәткәрләре аттестация узачак
2 Oct, 2008 Сылу 0
2008 елның 1 октябреннән алып 2009 елның 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль оешмаларының җитәкче, педагогик хезмәткәрләрен аттестация көтә. Моның өчен аттестация комиссиясенә алдан ук гаризалар юллау сорала, дип хәбәр итә Татарстан Республикасыны Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.