Татарстан укучылары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм үтәүгә багышланган Европакүләм бәйгедә икенче урын яулады
Татарстан Республикасының яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм үтәүгә багышланган 31нче Европакүләм бәйгедә икенче урын яуладылар.
Бәйгедә Европаның егермедән артык иле катнашты. Россия Федерациясен "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2016" Россиякүләм бәйгесендә беренче урын алган Татарстан Республикасы командасы тәкъдим итте. Команда составында Казанның Вахит районындагы 18нче гимназиянең 6нчы сыйныф укучылар Әбашева Халисә, Миңнеханов Шамил, Сафин Егор һәм Сергеева Екатерина.
Барлык этапларның нәтиҗәсе буенча безнең укучылар беренче урындагы команда - Латвиядән ике баллга гына калышып, 610 балл җыйдылар. Өченче урында - Чехия Республикасы (604 балл).
Иегезгә төшерәбез, узган елны бу бәйгедә Россияне Татарстан һәм Липецк командалары тәкъдим иткән иде. Ул вакытта Татарстан - беренче, ә Липецк командасы икенче урынна яулады.
Белешмә өчен. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм үтәүгә багышланган бәйге беренче тапкыр Герминиядә узган. Ул вакытта анда бары тик алты ил генә катнашкан. Бүген юл йөрү кагыйдәләренә багышланган бу бәйге баларны юлда үзләренең сәламәтлекләрен һәм гомерләрен сакларга өйрәтүче бердән-бер бәйге булып тора.