Татарстанда балалар өчен тагын ике технопарк ачалар
25 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
2016 ел ахырына кадәр Татарстанда балалар өчен тагын ике технопарк ачырга ниятлиләр. Әлмәттә һәм Түбән Камада ачылачак бу технопарклар Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, үсеп килүче буынга заман таләпләренә туры килердәй яңа һәм кызыклы һөнәр сайларга булышлык итәчәк.
РФ Хөкүмәте Татарстанга балалар өчен технопарклар челтәрен үстерү өчен 47,7 миллион сум бүлеп тә биргән инде. Ә Татарстан Хөкүмәте 2016-2019 елларда балалар өчен технопаркларны ачу һәм эшләтү өчен кирәкле чаралар исемлеген дә булдырган. Татарстанның технопаркларында шөгыльәнүче балалар «WorldSkills» стандартларына туры килә торган «Джуниорскилс» проектында катнаша алачаклар.