Иртәгә Казанда «Шомбай-fest» ачыла (+программа)
25 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
26 сентябрь көнне “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында II Халыкара “Шомбай-fest” курчак театрлары фестивале тантаналы рәвештә ачылачак.
Фестивальнең ачылу программасы:
- 9:00 Фестивальдә катнашучы артистлар һәм курчаклар парады – Сукно бистәсе метро станциясендә җыелып Петербургская урамыннан узачаклар
- 10:00 “Әкият” курчак театры каршында кунакларны сәламләү һәм фестиваль аләмен күтәрү
- 11:00 Театрның зур залында фестивальне ачу тантанасы
- 12:00 “Кыргый казлар”, күләгә спектакле. Самара курчак театры. Кече зал. 5+
- 17:00 "Дюймовочка" әкияте. Чаллы дәүләт куркчак театры. Кече зал. 6+
- 18:00 "Ханума", комедия-водевиль. “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, Казань. Зур зал. 16+
Исегезгә төшерәбез, фестивальне оештыручылар Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм “Әкият” Татар дәүләт курчак театры. Быел фестиваль 26-30 сентябрь көннәрендә уза.