Татарстанда беренче тапкыр Балалар һәм яшьләр театры фестивале уздырылачак
"2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында республикада 3-17 яшьлек балалар арасында Балалар һәм яшьләр театры фестивале уздырыла.
Фестивальне уздыру максаты - балаларда рухи мәдәниятне үстерү һәм татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Иң яхшы театраль коллективларны сайлау берничә этапта узачак, җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнәчәк.
Беренче этап - муниципаль - сентябрьдә башлана һәм 15нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Икенчесе - видеоформатта. Финалистларга жюри урыннарда бәя бирәчәк. Тамашалар Чистай, Арча районнарында, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 2016ные елның 8нче декабрендә К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында булачак.