БДИ (ЕГЭ)ның киләчәге бармы? Министр җавабы
14 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бөтен илебез, бигрәк тә ата-аналар милли комитеты өчен, бердәм дәүләт имтиханы якын киләчәктә юкка чыкмаячагы ачыкланды. Русиянең яңа мәгариф министры Ольга Васильева бу имтиханны кире кагырга җыенмый.
“Без БДИ юлы белән алга таба да барачакбыз. Зур үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Шул ук рәвештә дәвам ителәчәк. Тест өлеше генә кыскартылырга мөмкин”, ди ул.
Татарстанда май аенда бердәм дәүләт имтиханын кире кагу өчен имзалар җыела башлаган иде, ләкин бу эш ахырына хәтле җиткерелмәде.