Милли төбәк компонентын кулланып, “Антропонимнарның аталу тарихларын өйрәнү” темасына фәнни эш башкару
Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, без эшебез дәверендә дәресләрнең нәтиҗәлеген күтәрү буенча төрле эзләнү эшләре белән шөгыльләнеп киләбез. Хәзерге заман таләбе – баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.
Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәккә һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өстенә төшә. Сүз дә юк, эш барышында балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сере - сәләт нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле укучылар белән эшләү бу фәннәр өлкәсендә укучыларның белемнәрен киңәйтә, сәләтле укучыларның мөстәкыйль рәвештә үз белемнәрен һәм үзүсешләрен арттыруга этәргеч ясый, алга таба шул юнәлештә үсеп китәргә ярдәм итә.
Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары күп төрле. Шуларның берсе – фәнни эшләр башкару. Без укучылар белән бу өлкәдә күптәннән шөгыльләнәбез. Туган як тарихын өйрәнү буенча эш тәҗрибәбез бар. Соңгы елларда республикада төрле дәрәҗәдәге күптөрле фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр еш үткәрелә. Сайлап алынган темасы буенча бай мәгълүмат туплаган, тикшеренүләр үткәреп, нәтиҗәләр ясаган баланы андый бәйгедә катнаштыра алу – бик уңай күренеш. Укучы үзе өйрәнгән проблеманың никадәр актуаль булуын дәлилли, үз фикерен исбатларга өйрәнә, аудитория алдында чыгыш ясый белү күнекмәләре дә камилләштерелә, иҗади сәләте үстерелә. Ә баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү безнең мөһим бурычыбыз булып тора.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Милли төбәк компонентын кулланып, “Антропонимнарның аталу тарихларын өйрәнү” темасына фәнни эш башкару (проект эше) | 35.21 KB |