Температура түбән булып тоелуга мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җылы бирергә тиешләр
Татарстанда җылылык икенче атнада бирелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сүз барды.
"Ягып җылыту сезонына әзерлек тәмамланды диярлек", - диде төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин. Котельныйларның әзерлеге 97 процент тәшкил итә, җылылык челтәрләре һәм канализация әзерлеге тагын да югары. Су алу корылмалары, насос станцияләре һәм суүткәргеч челтәрләре тулысынча әзер. Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау һәм спорт объектлары җылылык җибәрүгә тулысынча әзер диде докладчы.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика башлыкларына мөрәҗәгать итте: "Җылылыкны бирү турындагы карарны мөстәкыйль рәвештә, факт һәм кешеләр мөрәҗәгате буенча кабул итегез. Ниндидер нормативлар көтү юк. Ничәдер көн ниндидер температура булырга тиеш дигән кагыйдәләргә карарга кирәкми. Киләсе атнада көндез 14 градус җылы булса, төнлә - 8. Бу температурада балалар бакчаларына җылылык бирергә кирәк".
Республика Хөкүмәте җитәкчесен Татарстан Президенты да хуплады. "Урыннарда температураның ничек торганын сез яхшырак беләсез. Ниндидер команда кирәкми. Температура түбән булып тоелуга балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм торак йортларга җылылык бирегез", - диде ул.
Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары һәм эре оешмалар җитәкчеләре катнашты.