Бушлай татар теле курслары башлана
9 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
26 сентябрьдән Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана. Хәзерге вакытта Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тыңлаучылар җыя, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.
Төркемнәр кабул итеп алынган анкеталар нигезендә төзеләчәк. Анкеталарны исә 11 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Анда татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтү мөһим (А1, А2, В1, В2).
Моннан тыш, 13-16 сентябрьдә Казан шәһәре Татарстан урамы 2 адресы буенча гариза калдыру мәҗбүри.
Уку вакыты – өч ай. Курслар 16 декабрьдә тәмамлана. Дәресләр атнага ике тапкыр үтәчәк. Тулырак мәгълүматны КФУ сайтында табарга була.