Спорт мәктәпләре ишекләрен ача
5 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген, 5 сентябрьдә, Казанның спорт мәктәпләрендә ачык ишекләр көне старт ала.
Әлеге чара балаларга үз юнәлешен сайларга ярдәм итәчәк, ди оештыручылар. Укытучы һәм спорт мәктәбенең белгечләре белән очрашу вакытында әти-әниләр балалары – булачак спортчылар өчен туры килгән спорт төрен ачыклый алачак, диелә. Бу көнгә Казанда 32 муниципаль спорт мәктәбе бар. Аларның күпчелеге берничә спорт төре буенча махсуслашкан. Әйтик, су һәм ишкәкле спорт төрләре мәктәбендә байдарка, каноэ, "Грация"дә – нәфис гимнастика, "Олимп"та җиңел атлетика, бокс, ирекле көрәш һәм дзюдо серләренә төшенеп була.