Казанда ярминкәдә китапларны бушлай өләшәчәкләр
2 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
17 сентябрь көнне Казанда китапларны бушлай тарату ярминкәсе үтәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең порталында хәбәр ителә.
"Бумажный слон" әдәби берләшмәсе мондый акцияне инде дүртенче мәртәбә үткәрә. Акция шәһәрдә яшәүче берәүләрдән китаплар җыеп, аларны башкаларга тапшырудан гыйбарәт.
Әлеге ярминкәдә китапларны бушлай алып булачак, алмашка берни соралмаячак. Оештыручылар фикеренчә, бу юлы алар казанлыларга тагын да күбрәк китап тәкъдим итә алачаклар. Алар арасында яңа китаплар да, букинистика да булачак.
Ярминкә 14 сәгатьтән 18гә кадәр барачак. Адресы - Университет урамы, 14 йорт, "Циферблат".