Васил Гайфуллин: “Мәктәптә татар баласын татарча, рус баласын русча, мари баласын марича укытырга кирәк”
Белем бирүгә, тәрбиягә акчаны кызганырга, аны “кысарга” ярамый. Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министры Васил Гайфуллин шул фикердә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ул СССРда белем бирү системасы бик көчле булуын билгеләп үтте. “50 нче, 60 нчы, 70 нче елларда бөтен дөнья безнең белем бирү системасын өйрәнде. Шуны өйрәнеп, Америка мәктәпләре, Көнчыгыш илләр мәктәпләре шактый уңышка иреште. Соңгы вакытта без үзебездәге уңайлылыкларны, табылган мөмкинлекләрне файдаланудан нишләптер читләшәбез”, - ди ул.
Элек Татарстанда укытуны тормыш белән бик нык бәйләделәр. Шәхси якын килү, индивидуальләштерү, программалаштыру буенча бөтен СССРда алдын бардык, дигән фикердә мәгариф һәм фән өлкәсе вәкиле. “Нишләптер шуларны онытып, әле Сингапурдан, әле әллә каян берәр нәрсә тартып чыгаралар. Үзеңнекен онытып, читкә ябышу бервакытта да уңай нәтиҗәгә китерми. Чит илдәге системаларның файдалымы-юкмы икәнен белеп бетермәгән килеш шуның белән мавыгу төп эштән читләшүгә китерә”, -диде әңгәмәдәшебез.
“БДИның уңай яклары күп түгелдер дип уйлыйм”
Васил Гайфуллин фикеренчә, хәзерге имтихан алу системасы үз-үзен акламый һәм эллеккеге ысуллар күпкә нәтиҗәлерәк булган.
“СССРдагы белем бирү системасында иң дөресе имтихан бирү булгандыр. Чөнки син аның белән кара-каршы утырып, аның фикерләү дәрәҗәсен, белемен тикшерәсең. Очраклы гына туры килгән җавапларны билгеләү һич тә дөрес түгел. Чит илләр моны ни өчен кертте: югары уку йортларына кергәндә ришвәтчелек булмас өчен. Без дә шуңа бик теләп килеп кердек тә, шуннан чыга алмый азапланабыз. Минемчә, ике төрле имтихан булырга тиеш. Студентның күзенә карап имтихан алуга бер ни җитми”, - ди ул.
Мондый рәвештә имтихан бирүнең уңай яклары аз, дип саный элеккеге министр һәм БДИ системасын кертүнең үз-үзен аклавына да шикләнә.
“50 нче, 60 нчы, 70 нче елларда мәктәпне тәмамлаучы балаларның белемнәре көчлерәк иде. Хәзер элеккеге кебек белемле, укуга омтылучан, белем алуга уңай карашлы студентлар югары уку йортларына килми. Ничек итеп имтиханны биреп котылырга дип кенә йөриләр. Үземнең киләчәк һөнәрем шул бит, мин тирән белемле булырга тиеш дип, күбесе уйламый. Шуңа белгечләрне әзерләү сыйфаты да кимеде”, - диде Васил Гайфуллин.
"Башта шартлар тудырырга кирәк, аннары гына мәктәпләрне кушарга мөмкин"
Элеккеге министр мәктәпләрне оптимальләштерүгә карата да фикерен җиткерде.
“Белемгә, тәрбиягә акча кызганырга ярамый. Киләчәктә ул меңе белән кайта. Яхшы белем һәм тәрбия алган кеше киләчәк җәмгыятьнең уңай, матур төзүчесе була”, - ди ул.
“Мәктәптә 3-4 кенә бала укыганда нишләргә", - дигән сорауга исә элекке министр: “Мәктәптә 3-4 кенә бала кала икән, аны 1 укытучыга бирергә дә, укыттырырга. 9 һәм 11 еллык мәктәпне, шартлар булса, күчерергә. Әгәр дә матур, җылы автобус белән вакытында илтеп, вакытында алып кайталар икән, мәктәпләрне кушу уңай нәтиҗә бирә. Әгәр моны булдыра алмыйлар икән, ул очракта файдасы юк. Иң элек барлык шартлар тудырырга кирәк. Аннан гына кушарга мөмкин”, - диде мәгариф өлкәсендә белгеч.
“Татарча укуның бер зыянын да күрмәдем”
1990-1997 нче елларда Татарстанда мәгариф тармагын җитәкләгән кеше буларак, әңгәмәдәшебез балалар үз туган телләрендә белем алырга тиеш, дип саный. Аның фикеренчә, ата-аналарның балаларын рус мәктәбенә бирү милләтне бетерүгә, халыкны юкка чыгаруга китерә.
“Мәктәптә татар баласын татарча, рус баласын русча, мари баласын марича укытырга кирәк. Мин үзем татар мәктәбен тәмамладым, педагогия көллиятендә татарча укыдым, институтта укыганда татар бүлекләре бар иде, мин шунда белем алдым. Мин аның бер зыянын да күрмәдем. Үз телендә тулысынча урта белем бирү булмаса, бу милләтне акрынлап-акрынлап бетерү, руслаштыруга кайтып кала. Шуңа да мин татарча укытуны бик кирәк дип табам”, - диде Васил Гайфуллин.
Гайфуллин Васил Габдулла улы 1937 Мөслим районында туган. Минзәлә педагогия училищесын, Казан Дәүләт педагогия институтының физика факультетын тәмамлаган. Педагогика фәннәре докторы. 1974-1990 елларда Казан Дәүләт педагогия институтында эшли, 1990-1997 елларда - Татарстан Республикасы Мәгариф министры, 1997-2006 елларда Татар гуманитар институты ректоры, 2006-2015 елларда КФУның физика институтында фәнни педагогик белем бүлеге мөдире.