Казанда беренче сыйныфларның үз аллеясе булачак
2 Sep, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
11 сентябрьдә Казанда беренче сыйныфлар аллеясе ачыла.
Җиңү паркында урын алачак беренче сыйныфлар аллеясенең озынлыгы – 400 метр булачак, ди оештыручылар. Тантаналы ачу чарасы ел саен уздырыла торган "Балалар – безнең киләчәк" Бөтенроссия бәйрәме кысаларында иртәнге сәгать 10да узачак.
Бу көнне парк территориясендә кечкенә казанлылар өчен 10 интерактив мәйдан эшләячәк. Бәйрәмдә 35 меңләп кеше катнашуы көтелә. Чара биш сәгать чамасы дәвам итәр дип планлаштырыла.