Татнетны үстерү фондының Татнет динамикасын чагылдырган аналитик язмасы басылды
31 Aug, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татнетны үстерү фондының LiveInternet рейтингында булган татар сайтларына анализ ясауны 2015 елның сентябрь аеннан башлап көн саен алып барганын инде хәбәр иткән идек. Даими мәгълүмат җыя башлаган вакыттан алып төгәл бер ел узды, дияргә була. Тулы статистикага бер еллык күзәтү ясарга, яңа статистик ел башланыр алдыннан башлангыч күрсәткечләрне алыр вакыт.
Шушы уңайдан Татнетны үстерү фонды рәсми сайтында Татнет динамикасын чагылдырган чираттагы аналитик мәкаләсен урнаштырды. Әлеге мәкалә белән http://tat-i.net/tt/node/123 адресы буенча күчеп танышырга була.