Свердловск өлкәсендә татар теле дәресләре һәм укытучылары бетәргә мөмкин
Свердловск өлкәсе Әртә районындагы Тәчбир укучылары быелдан татар теле дәресләрен укый алмаска мөмкин. Әлеге мәктәп 2014 елда Поташ авылына кушылган. Узган уку елында аларга татар телен фән буларак уку мөмкинлеге бирелгән, быел быел исә ул булмаска мөмкин, дип борчыла әлеге мәктәп вәкиле Фидания Фартаева.
Фидания Фартаева әлегә кадәр 1-9 сыйныфта белем алучыларга 2 сәгать татар теле һәм 1 сәгать татар әдәбияты укытканнарын әйтте. Башка фәннәр исә рус телендә алып барылган.
“Бездә татар телен кысрыклыйлар. Без үзебез 490 кешелек татар авылында яшибез. Шулай булуга да карамастан, Свердловск өлкәсендә чиста татар мәктәбе юк”, - диде ул.
Фидания Фартаева сүзләренчә, өлкәдә татар теле укытучылары җитми. “Бүгенге көндә башлангыч сыйныф укытучылары да юк. Татар теле укытучылары бигрәк тә аз, яшьләр аеруча да аз. Сәбәбе — хезмәт хакының түбән булуы. Аларга 16 мең сум хезмәт хакы түлиләр, салымнарны тотып калганнан соң, укытучылар кулына 11 мең сум акча ала. Мондый акчага яшьләрнең эшлисе килми”, - диде әңгәмәдәшебез. Аның сүзләренчә, укытучыларның хезмәт хакларын елдан-ел киметәләр.