Урта һөнәри белем бирүче 11 уку йортында татар телендә дә укытачаклар
Быел урта һөнәри белем бирүче 11 учреждение базасында сынау рәвешендә аерым һөнәрләр татар телендә өйрәтелә башлаячак. Бу хакта Лаешта узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Казан педагогика көллияте, Лаешт техник-икътисади техникумы, М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте, Түбән Каманың нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы, Сарман аграр көллияте, Кукмара аграр көллияте, Арча агросәнәгать профессиональ көллияте, Актаныш технологик техникумы, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында кайбер белгечлекләр татар телендә укытылачак.
“Безнең кайбер югары уку йортлары белем бирү программаларын билингваль нигездә гамәлгә ашыруны исәпкә алып, балалар бакчасыннан алып һөнәри белем баскычына кадәр туган телдә уку мөмкинлеге бар дигән сүз”, - дип белдерде министр.