Россия укучыларының яртысына якыны интернетта тәүлек буе утыра
20 Aug, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Россия укучыларының яртысы диярлек (44 проценты) интернетта тәүлекләр буе утыра, дип хәбәр ителгән ESET вирусларга каршы көрәш компаниясе үткәргән тикшеренүдә. Бу хакта "Газета.ру" хәбәр итә.
Белгечләр 1,2 мең кешедәр сораштырган, аларның һәркайсы "Сезнең гаилә әгъзалары (абый-энеләрегез, апа-сеңелләрегез яки балаларыгыз) уку елы дәвамында интернетта күпме вакыт үткәрәләр?" дигән сорауга җавап биргән.
Яшүсмерләр көн дәвамында челтәргә смартфоннардан, ә кич белән ПК яки ноутбуклардан керергә ярата икән. Укучыларның 33 проценты дәресләрен әзерләгәч кенә интернетка керергә тырыша. Челтәрдә бөтенләй утырмаучылар да бар булып чыккан. Тик алар нибары 4 процентны тәшкил итә.