Россиядә мәгариф министры үзгәрде
Бүген Владимир Путин Дмитрий Медведевның тәкъдимен хуплап, Дмитрий Ливановны отставкага озатты.
Аның урынына яңа мәгариф министры итеп Ольга Васильеваны билгеләделәр.
Белешмә:
Ольга Васильева 1960 елда ТАССРның Бөгелмә районында туган. Әтисе - математик. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәүдә дирижерлыкка укыган. Аннары Мәскәү педагогика институтының тарих факультетын тәмамлаган. 1987-1990 елларда СССР Тарих институты аспиранты булган, "Бөек Ватан сугышы елларында рус православ чиркәве" турында кандидатлык диссертациясен яклаган. Соңрак якынча шул ук темага докторлык диссертациясен дә яклый.
Ольга Васильева 150 гә якын фәнни хезмәт авторы. Хезмәтләре «Православный Палестинский сборник», «Государство, религия, Церковь в России и за рубежом», «Россия и мусульманский мир», «Журнал Московской Патриархии», «Свет Евангелия» кебегрәк журналларда дөнья күргән. «Государство, религия, церковь в России и за рубежом» журналының редакцион коллегия әгъзасы булып тора.