Татарстан Президенты яшь педагогларның “Укытучыларның һөнәри үсеше һәм карьерасы” форумында катнаша
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиска килде. Республика Президенты фән шәһәре территориясендә ТР яшь педагогларының “Укытучыларның һөнәри үсеше һәм карьерасы” форумында катнаша.
Форумга чакырылганнар арасында шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия һәм Татарстан югары уку йортлары җитәкчеләре һ.б.лар бар.
Башта Президент һәм аны озата баручы затлар “Электрон белем бирү - 2016” күргәзмәсен карады. Биредә алар интеллектуаль робот техникасы системалары лабораториясе, IT-парк резидентлары, файдаланышта булган һәм мәгариф системасына әле тәкъдим генә ителә торган электрон технологияләр белән танышты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь педагоглары белән очраша. Татарстан лидеры укытучы һөнәрен сайлаучыларга мөрәҗәгать белән чыга, укытучылар ант итүенең шаһиты була. Һөнәр идеалларына тугры калу турындагы ант республиканың ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә әйтелә.