Балтачта балаларын тиешенчә тәрбияли алмаган ата-аналар җавап тоткан
Тәртип бозган балигъ булмаган балаларның, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләрнең эшләре балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә даими каралып, аларга чаралар күрелеп тора. Аның чираттагысы кичә, ягъни 15 август көнне үтте, дип хәбәр итә Балтач районының “Хезмәт” газетасы.
“Комендант сәгате”нә сыешмыйча, төнлә урамда йөргән укучыларның әти-әниләренә кисәтү ясалды һәм контрольне көчәйтү бурычы куелды. Әти-әниләр дә тәртипле, балаларның үз-үзен тотышына да тел-теш тидерерлек түгел, мәктәптән бирелгән характеристикада да укучыларның тырыш, актив булулары күренә.
“Әмма бер савыт балга бер кашык дегет җитә... Алай ярамаганын да беләсез, нигә үз тормышыгызны куркыныч астына куясыз. Шушы беркетмә киләчәк тормышыгызга кара тап икәнен ник аңламыйсыз?” – дип, укучыларны тәртипкә өндәде комиссия рәисе Наил Сабирҗанов.
Комиссия утырышларында балаларның гына тәртибе каралмый, ни аяныч, монда эчкече әниләр дә – еш “кунак”. Чираттагы утырышта да мондый кунакларның саны шактый иде. Кайчандыр әти-әниләре шушы юлда булганнар бүген үзләре комиссия каршында балаларын тиешенчә тәрбияли алмаганнары өчен җавап тоттылар. Гаиләдә ир эчсә – ярты бәла, хатын эчсә – зур бәла, диләр. Комиссия әгъзалары аларга соңгы мөмкинлек бирелүе, ышанычны акламаган очракта балаларын махсус учреждениеләргә озатылуы турында кисәтеп куйды.