Мәктәпләр яңа уку елына әзер булырмы?
14 Aug, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы кысаларында эш барлык объектларда кайный. Гомумбелем оешмаларының 30ында төзүчеләр эшне бик тиз тоткан – алар инде тулысынча яңа уку елына әзер.
Төзекләндерү программасына эләккән 8 коррекцияле мәктәптә дә эшләр төгәлләнгән. Бу Бөгелмә, Зәй, Мамадыш, Мөслим районнарында 1әр объект, шулай ук Түбән Кама һәм Чаллыда 2шәр объект.
Искәртеп узабыз, 2016 елда төзекләндереләсе мәктәпләр исемлегенә 95 гомумбелем бирү- аларның 80е муниципальгомумбелем бирү оешмасы, 15е коррекцияле мәктәп. Мәктәпләрне тәртипкә китерүгә тотылган быелгы чыгымнар - 1,9 миллиард сум.