Татарстанда 11 укучыны белем бирү учреждениеләренә кабул итүдән баш тартканнар
3 Aug, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
1-31 июльдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгәриф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 72 мөрәҗәгать булган, шул исәптә 13е коррупцион юнәлештә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Гражданнар мөрәҗәгатьләренең төп темасы җитәкченең яки укытучының вазифаи вәкаләтләреннән үз файдасына куллану (5 очрак), закон бозу (22), акча җыю (13), балалар мәгариф учреждениеләренә чират (7), мәгариф учреждениеләренә кабул итүне кире кагу (11) кебек мәсьәләләрдән гыйбарәт.
Шулай ук белем бирү һәм алучылар арасында бәхәсле вазгыятьләр буенча алты һәм белем бирү сыйфаты буенча ике шикаять булган.