Балалар өчен «Глаголица» бәйсез әдәби премиясенә эшләр кабул ителә
«Глаголица» бәйсез әдәби премиясенә эшләр кабул итү дәвам итә, эшләр 2016 елның 12 сентябренә кадәр кабул ителәчәк.
Бүгенге көндә сайтка Бурятия, Кабардин-Балкар, Башкортстан, Татарстан, Кырым, Төньяк Осетия-Алания, Карелия, Калмыкия, Коми, Чечня, Чувашстан, Хакасия республикаларыннан, Пермь, Краснодар, Красноярск, Алтай, Ставрополь, Приморье крайларыннан, Липецк, Тверь, Ростов, Брянск, Свердловск, Иркутск, Кострома, Мәскәү, Тула, Амур, Новосибирск, Түбән Новгород, Сарытау, Воронеж, Смоленск, Калининград, Томск, Төмән, Күмер, Ярославль, Волгоград, Тамбов, Пенза, Рязань, Сахалин өлкәләреннән, Югра автоном округыннан, Мәскәү шәһәреннән эшләр килде. Шулай ук, бәйгедә Казахстан, Әрмәнстан, Украинадан катнашучылар бар.
Ике ел эчендә конкурста 37 районнан 900 мәктәп укучысы катнашкан (2016 елда территориаль чикләүләр бетерелде).
Конкурсны оештыручы: «Счастливые истории» балаларга ярдәм фонды Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештыра.
Конкурс нигез салынган ел: 2014.
Конкурсның максаты: Татарстанда яшәүче балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтен һәм интеллектын үстерү.
Бурычлар: балалар һәм яшүсмерләрнең укуын активлаштыру, җәмәгатьчелекнең игътибарын әдәбиятка җәлеп итү һәм гаилә белән бергә китап уку традициясен кайтару.
Катнашучылар: Россия Федерациясе, Якын һәм Ерак чит илләрдә яшәүче балалар һәм яшүсмерләр.
Жюри:
- Виктор Владимирович Лунин – рус шагыйре, язучы, тәрҗемәче, Андерсен исемендәге халыкара премиянең мәртәбәле диплом иясе, Чуковский, Чехов һәм «Алые паруса» премияләре иясе. «Мурзилка» журналының редколлегиясе әгъзасы.
- Махотин Сергей Анатольевич – рус язучысы, балалар өчен язылган күп чәчмә әсәрләр авторы. «Илебезнең балалар әдәбиятында зур иҗади уңышлары өчен» К.Чуковский исемендәге премиясе лауреаты.
- Михаил Давидович Яснов – рус шагыйре, тәрҗемәче һәм балалар язучысы. Верлен, Аполлинер, Валери, Кокто, Ионеско, Превер әсәрләрен тәрҗемә иткән, француз сюрреализмы һәм Бельгия символизмы антологияләрен төзегән шәхес. Аполлинер әсәрләрен тәрҗемә иткән өчен Ваксмахер премиясенә лаек булган (2003). Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә «Детское время» исемле балалар өчен язылган әсәрләре тупланган китабы өчен «Ел китабы» премиясенә лаек булган шәхес.
- Тамара Шамильевна Крюкова – балалар язучысы, Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты, яшүсмерләр әдәбиятыняңалан торгызганы өчен «Рус мәдәнияте» халыкара җәмәгать фондының беренче премиясе лауреаты.
- Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин – Татарстанның Халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт, М.Җәлил һәм А.Алиш исемендәге Республика премияләре, Андерсон исемендәге Халыкара әдәби премия лауреаты.
- Борис Вайнер – балалар шагыйре, язучы, тәрҗемәче, автор-башкаручы, М.Горький исемендәге Казан әдәби премиясе лауреаты, « Золотое перо Руси» Халыкара премиясе лауреаты (2013), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Лилия Рифкать кызы Газизова – рус шагыйре, тәрҗемәче, эссе язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара журналистлар федерациясе, Татарстан Язучылар берлеге, Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Анна Борисовна Русс — рус шагыйре. «Дебют» премиясе лауреаты, «Йолдызлы билет» премиясенең беренче лауреаты, SlovaNova Бөтенроссия слэм фестивале җиңүчесе (2011).
- Рифат Гали улы Сәлахов – шагыйрь, тәрҗемәче, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемаль исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Номинацияләр:
- Рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә)
- Рус телендә шигърият (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә)
- Рус телендә эссе язу (14-17 яшь категориясендә)
- Татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә)
- Татар телендә шигърият (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә)
- Татар, француз, инглиз һәм алман телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемәләр (14-17 яшь категориясендә)
Җиңүчеләргә бүләкләр:
- «Бәллүр ябалак» – «Глаголица» Әдәби премиясенең жюри әгъзалары тарафыннан аерым билгеләнгән катнашучыларга бирелә.
- «Планшет».
- «Кече китапханә» китаплар комплекты.
- Татарстанның һәм Россиянең танылган язучылары белән остаханәләрдә, Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре белән очрашуларда катнашу өчен «сертификатлар».
- Әсәрләрне альманахта бастыру.
- Бүләкләү тантанасына чакыру.
«Киңәйтелгән исемлеккә» кергән катнашучылар өчен бүләкләр.
- «Татарстанның һәм Россиянең танылган язучылары белән остаханәләрдә, Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре белән очрашуларда катнашу өчен «сертификатлар».
- Әсәрләрне альманахта бастыру.
- Бүләкләү тантанасына чакыру.
Катнашучылар һәм лауреатларга өстәмә бүләкләр оештыруга ярдәм итүчеләр, иганәчеләр һәм партнерлар тарафыннан оештырылырга мөмкин.
Конкурсның Положениесе белән http://www.glagolitsa-rt.ru сайтында танышырга мөмкин.