Югары белем түгел, һөнәр кадерле
Эшче һөнәрләрнең абруен үстерү турында сөйли, бу юнәлештә эшли торгач, яшьләрнең дә аңында үзгәреш булды кебек. Югары белем алу хәзер үзмаксат булудан туктап, чын-чынлап ихтыяҗлы белгечлек үзләштерү өстенлек ала башлады. Әле күптән түгел урта һөнәри уку йортлары бюджет урыннарына да студентлар җыя алмыйча азапланса, бүген көллият-техникумнарның кайберсендә конкурс югары уку йортларындагыдан бер дә ким түгел.
Ни генә дисәң дә, хәзер укучылар һөнәр сайлауга җитдирәк карый башлады. Республикабыз күләмендә укучыларга киләчәген сайларга ярдәм итү буенча зур эшләр башкарыла бит. Элегрәк барлык укучылар да унбер сыйныф тәмамлап, вузга керергә омтылса, бүген егет-кызларның күпчелеге үз көчләрен чамалап эш итәргә өйрәнде. Соңгы елларда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның яртысы ун-унбергә бармыйча, училище-техникумнарга китәргә карар кылган.
Һөнәрле булу өчен республикабызда мөмкинлекләр шактый зур. Татарстанда 97 һөнәри белем бирү оешмасы исәпләнә, шуларның 86сы дәүләт уку йорты булса, 11-е шәхси. Аларда хәзерге вакытта 67 меңнән артык егет-кыз ил икътисады өчен кирәкле белгечлекләр буенча укый. Быел да көллият-техникумнарга керергә омтылучыларга кытлык булмаячак, ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Көллият-техникумнарга укырга керергә омтылучыларның аттестат баллары да шактый яхшы – 4тән югарырак.
- 2016-2017 уку елына һөнәри белем бирү оешмаларына 18 мең 770 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Мондый белем йортларына кабул итү саннары кимеми, елдан-ел арта гына бара. Бюджеттан тыш укырга керүчеләрне исәпкә алып, быел без һөнәри уку йортларына 23,5 кеше алыныр, дип уйлыйбыз, – диде Андрей Поминов.
Югары уку йортларына документлар кабул итү төгәлләнсә, училище-техникумнарга керергә теләүчеләр өчен ишекләр ачык әле. Ниндидер иҗади сәләтләр таләп иткән белгечлекләрне сайлаучылардан гаризаларны 10 августка кадәр көтәләр. Өстәмә имтиханнар уздырылмаган юнәлешләргә укырга керергә теләүчеләрдән документларны кабул итү 15 август көнне тәмамлана. Әгәр дә бюджет урыннары калса, уку йорты кабул итүне 25 ноябрьгә кадәр озайтырга хокуклы. Әмма Андрей Поминов белдергәнчә, безнең республикабыз өчен бюджет урыннары артып калу булмаячак. Инде бүген үк һөнәри уку йортларына конкурс шактый зур.
Укучылар арасында педагогик белгечлекләр бик популяр икән, шулай ук энергетика, нефть белән бәйле юнәлешләрдәге уку йортларында конкурс аеруча зур. Әйтик, Казан педагогика көллиятендәге аерым белгечлекләргә конкурс бер урынга 8 кеше тәшкил итеп, уртача балл 4,6 дәрәҗәсендә.
– Соңгы елларда һөнәри белем алуга кызыксыну чыннан да артты. Бу, билгеле, республикабызда World Skills хәрәкәте үсеш алу, мәктәп укучылары арасында һөнәри ориентация эшчәнлеге системалы рәвештә оештырылу белән бәйле. Урта һөнәри уку йортларына инде унынчы сыйныфка үтә алмаучылар түгел, ә һөнәргә мотивациясе булган егет-кызлар килә, – дип билгели Казан педагогика көллияте директоры Анфиса Җәләлова.
Урта һөнәри уку йортын тәмамлаучыларның эшкә урнашу күрсәткече вуз дипломы алганнарныкына караганда зуррак. Училище-техникумнан соң яшьләрнең 90 проценты беренче елда эш урыны таба, 50 проценттан артыгы уку йортында алган белгечлеге буенча урнаша.
Эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча эш республикабызда алга таба да дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда ресурс үзәкләре булдыру буенча программа гамәлдә. Соңгы 3 елда бу максатларга 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. 2,04 миллиарды белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерүгә тотылса, 337 миллион сум акча җиһазлар сатып алуга киткән. 2018 елга кадәр бу программа нигезендә барлыгы 30 ресурс үзәге булдырылыр дип ниятләнә.