Россия дөньякүләм мәгарифне финанслый
БДБ, Азия һәм Африка илләрендә мәгарифне үстерү максатыннан Россия Дөньякүләм банкка 42,9 миллиард доллар күләмендә акча бүлеп бирәчәк.
Тагын 8,8 миллион доллар акчаны Мәгарифне үстерүдә халыкара хезмәттәшлек Мәскәү үзәген төзүгә тоту планлаштырылган. Бу турыда Меңъеллыкны үстерү максатлары буенча югары дәрәҗәле чаралар кысасында узган түгәрәк өстәл утырышында Россия Федерациясенең Чит ил эшләре министры урынбасары Александр Яковенко хәбәр итте.
Шуны билгеләп узарга кирәк, 4 ел эчендә (2000-2004 еллар аралыгы) мәгарифне үстерүгә киткән дөньякүләм суммалар икеләтә арткан була. Ләкин 2005 елдан алып кире тенденция күзәтелә.
Россиянең тышкы сәясәт ведомствосы вәкиле хәбәр итүенчә, мәгарифне үстерү максатыннан безнең илдән саллы суммалар алучы банклар арасында Дөньякүләм банк бердәнбер түгел. Киләчәктә, “Мәгариф бар кешегә” программасы кысаларында белемнең сыйфаты өлкәсендә тикшеренүләрне финанслау өчен Россия ЮНЕСКО исеменә 425 мең доллар акча күчерергә әзерләнә.
Чыганак: www.5ballov.ru
Фикерләр
Раил Гатауллин
30 Сентябрь, 2008 - 15:45
Permalink
Менә шулай...
Менә шулай, дуслар! Африкага укытырга барырга теләүчеләр юкмы? Булса, безгә хәбәр итегез, бергә барырбыз! :)
Ихтирам белән, Раил Гатауллин