Зәй мәктәбе 2 миллионлык грант откан!
1 Aug, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Зәйнең 6нчы мәктәбе “Уңышлы мәктәп” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңеп, 2 миллион сумлык грантка лаек булган.
Бәйгедә 6нчы мәктәпнең “Балалар елмаюы” дип исемләнгән социаль-педагогик проекты югары бәяләнде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирүне уңайлы итүне дә, талантлы балаларга төрле юнәлештә махсус шөгыльләнү, ял итү урыннары булдыруны да үз эченә алган проект, 2 миллион сумлык грантка лаек булды. 6нчы мәктәп директоры җитәкчелегендәге төркем өч телдә: рус, татар, инглиз телендә проектның укучылар киләчәге өчен мөһим булуын яклады.
Белем.ру порталы да котлауларга кушыла!