Мәктәпләргә 7,3 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән
Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә. Быел акция 25 майда старт алды.
Шулай итеп, Татарстанда елның беренче яртысында 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган, алар республиканың 36 районындагы 420 белем йортына яңа уку елына әзерләнергә булышкан иде. Бу көнгә барлыгы 7 284 150 сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез: моннан берничә ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оешкан акция кысаларында үзләре укып чыккан белем йортларына һәр кеше ярдәм күрсәтә ала. Акциягә кушылып, мәктәбеңә төрлечә ярдәм итәргә була. Моңа тышкы төзекләндерү эшләре (койма тоту, буяу, бинаны, түбәне төзекләндерү) һәм бүлмәләрне төзекләндерү (спорт заллары, ашханә, башка бүлмәләрне ремонтлау, мультимедиа җиһазлары урнаштыру) генә түгел, төрле чаралар оештыру (бүләк һәм сувенирлар алу һәм башкасы) кебек эшләр дә керә.