Татарстан 61 мәктәп автобусы сатып алырга җыена
27 Jul, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан 61 мәктәп автобусы сатып алырга җыена. Бу хакта Дәүләт сатып алулары порталында ачык аукцион игълан ителде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 61 мәктәп автобусы сатып ала. Контракт суммасы 152,5 миллион сум. Бер автобус 2,5 миллион сумга төшә. Техник шартларына килгәндә, автобус 2016 елда чыгарылган, сары төстә, кимендә 22 кеше сыйдырылышлы булырга тиеш. Моннан тыш автобусның металлдан эшләнгән булуы, авырлыгы 4,5 тоннандан ким булмавы шарт итеп куела. Двигателе 135 ат көченә ия булырга тиеш, диелә.