Казанда Россия Мәгариф Академиясе Президенты Николай Никандров
29 Sep, 2008 Сылу 0
Күптән түгел Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев Россия Мәгариф Академиясе Президенты, академик Николай Никандров белән очрашты.
Очрашу барышында мәгариф интеграциясе, фән һәм җитештерүнең теоретик нигезләре, фәнни ысуллары һәм Татарстан Республикасының һөнәри әзерлектә кластер ысулын тормышка ашыру тәҗрибәсе өйрәнелде.
“Диннәр тарихы” дәреслеген укыту мәсьәләсенә аерым тукталдылар.