«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында катнашуга гаризалар алу дәвам итә
18 Jul, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында катнашуга гаризалар алу дәвам итә.
Гореф-гадәтләр, йолалар, халыкның гамәли сәнгате, портрет – әлеге конкурсның номинацияләре шундый. Конкурста профессионаллар белән бергә үзешчән фотографлар да катнаша ала.
«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы беренче тапкыр 2014 елда уздырылды. Аларда иң яхшы дип табылган эшләр Чехия, Венгрия һәм Монголиядә күрсәтелде.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында табарга мөмкин. Эшләр быелның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.