Казанда балалар ялы ничек оештырыла?
Шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәктәп укучыларының җәйге ялын оештыру турында тәфсилләп сөйләштеләр.
Июньдә Казанның 13 меңләп мәктәп укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак, дип җиткерә шәһәр мэриясенеңрәсми мәгълүмат чыганагы. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 1700 бала өчен ял бушлай каралган. Бу хакта Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткергән.
Аның сүзләренчә, 1-30 июнь көннәрендә 145 мәктәп яны лагере эшләячәк. Шулай ук укучыларга вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлеге дә булдырылачак икән. “Мәктәп базаларында мең ярымнан артык эш урыны булдырылачак. Әлеге хезмәт урыннарында 14-17 яшькә кадәрге балалар эшли ала”, – дип хәбәр иткән Илсур Һадиуллин.
Мәктәп укучылары көненә 4 сәгать эшләячәкләр икән. Аларга 3-4,5 меңгә кадәр хезмәт хакы каралган. Оештырылган ял һәм хезмәт урыннары белән барлыгы 16 меңнән артык укучы тәэмин ителәчәк.
Мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр өчен өч тапкыр туклану каралган.