Киләсе атнада Казанда динозаврлар паркы ачыла
29 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Киләсе якшәмбе, 5 июнь көнне, Казанда динозаврлар паркы ачыла. «Юркин Парк Трэвел» дип исемләнгән әлеге парк Россия күләмендә иң зур динозаврлар паркы булачак, дип планлаштырыла. Паркта натураль биеклектә 150 хәрәкәтләнә торган "тере җан иясен" күрергә мөмкин булачак.
Паркның урнашу урыны - Kazan-Arena стадионы территориясендә, гомуми мәйданы - 6 гектар чамасы.
Паркта шулай ук 25 диноаттракцион булыр дип көтелә. Шунысы кызык, һавадан караганда әлеге парк зур динозавр табаны эзе формасында төзелгән.