Укытучыларга ташламалы ипотека вәгъдә ителде
26 Sep, 2008 Сылу 0
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко “Ел укытучысы” бәйгесе катнашучылары белән очрашуда иң яхшы укытучылар регионнарында фатирлар алачак, дип белдерде. Олимпия уеннары җиңүчеләрен бай бүләкләдегез, дип ассызыклаган булган укытучылар.
Министр әйтеп узуынча, регионнарда фатир бирү практикасы инде булдырылган. Мисал өчен, 2007нче һәм 2008нче ел җиңүчеләре фатирлы булганнар икән. “Мин җаваплылыкны регионнар өстенә аудармыйм”, - дип тә өстәп куйды министр Андрей Фурсенко. Педагоглар өчен ташламалы ипотека үсүе альтернатива була ала икән. Ләкин, шуны әйтеп узарга кирәк, бу очракта да ипотеканың төп суммасын регион түли, ә калган өлешен педагог үзе.
Чыганак: www.5ballov.ru