Астанада Муса Җәлил исемендәге беренче әдәби конкурста җиңүчеләрне атадылар
Астанада Муса Җәлил исемендәге беренче әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Россия фән һәм мәдәният үзәгендә үткән тантаналы чарада башкала интеллигенциясе, этномәдәни оешмалары вәкилләре һәм яшь авторлар җыелган иде. Аны "Дуслык" татар мәгариф мәдәни үзәге Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль хезмәтнең Казакъстандагы вәкиллеге ярдәмендә оештырган.
Конкурста Астананың 8дән 29 яшькәчә булган яшь авторлары катнашты. Ул Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар циклы кысаларында үткәрелде. Бәйге шагыйрьнең туган көне - 15 февральдә башланган, эшләр 30 апрельгә кадәр кабул ителгән.
Конкурс эшләрен Казакъстан, Татарстан һәм Азербайҗан Язучылар берлеге әгъзасы Тәүфыйкъ Кәримов, Казакъстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Казакъстан татарлары һәм башкортлары ассоциациясе медиаүзәге җитәкчесе Ринат Дусумов, "Казинформ" халыкара мәгълүмат агентлыгы мөхәррире Гөлмирә Байзакова, әдәби портал мөхәррире Наилә Галиева һәм балалар язучы Дана Җантимерова бәяләде, дип хәбәр итә "Дуслык" татар мәгариф мәдәни үзәге матбугат хезмәте.